Иске Куак авылның җирлек башлыгына карата хөкем карары чыгарыла
Бүген, 22 апрельдә, Лениногорск судында Иске Куак авыл җирлеге башлыгы, 58 яшьлек Йосып Вәлиуллинга карата кузгатылган эш буенча суд карары чыгарылырга тиеш.
Биш бала һәм аларның әниләренең гомерен өзгән янгын 9 гыйнварда булган иде.
Янгында үлгән балаларның иң кечкенәсенә әле бер яшь тә тулмаган, биш бала да 10 яшьтән кечерәк...